Яңа Тимошкино мәктәбендә Әфган сугышы катнашучысы белән очрашу булды
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Яңа Тимошкино мәктәбендә Әфган сугышы катнашучысы белән очрашу булды

Мәктәп котельные операторы Сергей Мадюков хәрби бәрелешләр эпизодларын хәтерендә яңартты.

Утлы тәмуг аша үтеп, ул исән-сау кала. Әмма бүген, еллар узгач та, сугышчы-интернационалистның төшенә туган блиндажы, төнге һөҗүмнәр, ракеталар һәм гранаталар шартлавы, Туган илгә кайтуның шатлыклы минутлары, сугышчы-иптәшләре керә. Аларның күбесенә Ватанга әйләнеп кайту насыйп булмый.

Тугызынчы сыйныф укучылары-яшь армиячеләр Сергей Геннадьевич сөйләгәннәрне зур игътибар белән тыңладылар, сугыш ветераны балаларны кызыксындырган сорауларга да җавап бирде. Очрашу соңында кунак балаларга Ватанны саклау – ир-егетнең төп бурычы булуын һәм бу адымга бүгеннән үк үзен әзерләргә тиешлеген искәртте.

Фото: Яңа Тимошкино мәктәбе архивыннан.


Нет комментариев