Яңа Дума төп мәктәбендә Ватанны саклаучы елын хәрби-спорт ярышы белән ачтылар
Һәрвакыттагыча, мәктәп өчен Калашников АК-74 автоматын сүтеп җыю ярышлары тулы бер вакыйга булды
Чара Ватанны саклаучылар елына багышланган патриотик тәрбия айлыгы кысаларында оештырылды.
– Мондый чаралар укучыларда хәрби хезмәттә кирәкле сыйфатларны формалаштыруга ярдәм итә, – ди мәктәп җитәкчесе Энҗе Хәйретдинова. – Шунысы да мөһим, уен эшчәнлеге процессында аларның мөстәкыйльлек, яшьтәшләренә хөрмәт күрсәтү кебек сыйфатлары барлыкка килә, алар инициатива күрсәтергә өйрәнәләр. Әмма хәрби-спорт ярышларының төп бурычы – патриотик тәрбия элементы буларак, яшүсмерләрдә Ватанга мәхәббәт хисе уяту.
Ярыш кагыйдәләре буенча иң кыска вакыт эчендә автоматны җыя һәм сүтә алган катнашучы җиңүче булып санала.
Биремне барысыннан да тизрәк Илназ Абраров (21 секунд), Азамат Зәйдуллин (25 секунд), Илмир Маняпов, Рузил Кәлимуллин (28 секунд), Зәйнәб Гатауллина (30 секунд) үтәделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев