Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Яңа Дума мәктәбендә биология һәм география атналыгы бара

Фән атналыгы, һәрвакыттагыча, дүшәмбедән башланды.

Беренче көнне үк укучылар энтузиазм белән биология буенча интеллектуаль уенга кушылдылар, аның барышында күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, белемнәрен арттырдылар.

– Фән атналарының бурычы шуны үз эченә ала да, – ди гомуми белем бирү учреждениесе директоры Энҗе Хәйретдинова. – Конкрет фәнне өйрәнүгә мотивация, практика күрсәткәнчә, сыйныфтан тыш эштә тагын да уңышлырак гамәлгә ашырыла.

Әгәр дәресләр эшләнелгән мәктәп программасы кысаларында план буенча гына уздырылса, фән атналыклары төрле ысулларны куллану өчен иркенлек бирә.

Фән атналарында файдаланыла, өйрәнелә торган проектларны фикерләү процессын интеллектуаль активлаштыруга ярдәм итә. Ул укучыларны фәнне тирәнрәк өйрәнүгә этәрә һәм яңа белем һәм күнекмәләрне уңышлы формалаштырырга мөмкинлек бирә.

Нәҗип Думави исемендәге мәктәптә фән атнасының өч көне бу хакыйкатьне чираттагы тапкыр раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев