Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

География атналыгында Яңа Дума мәктәбе укучыларына планетаның искиткеч почмаклары ачылды

5-8 сыйныф укучылары атналык барышында үзләре өчен планетабызның искиткеч гүзәллеген яңадан ачтылар.

Балаларга Җирнең бай табигате, аның флорасы һәм фаунасы турында тәкъдим ителгән видео сюжетлар бик ошады. Бер атна эчендә укучыларга география фәненең бөтенләй башка ягы ачылды һәм алар үзләре өчен яңа нәрсәләрне бик теләп ачтылар.

5 нче сыйныфта «Сәяхәтчеләр һәм беренче ачучылар» викторинасы узды. Кызыклы чара барышында укучылар күп кенә географ - галимнәрнең биографиясе һәм төп хезмәтләре белән таныштылар. Карталар буенча балалар танылган сәяхәтчеләр эзләре буенча үттеләр һәм күп кенә сорауларга җаваплар таптылар. Алар русиянең беренче ачучылары булмаса, дөнья картасы күпкә ярлырак булыр иде, дигән карарга килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев