Фән атналыгы укучыларның табигый фәннәргә кызыксынуын күрсәтте
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Фән атналыгы укучыларның табигый фәннәргә кызыксынуын күрсәтте

Яңа Тимошкино мәктәбе укучылары химия, биология һәм география фәннәренең бүгенге көндә дә күпме кызыклы әйберләрне яшерүләренә тагын бер кат инандылар.

Атналык дәвамында 2-9 сыйныф укучылары көндәлек тормышта очрашырга туры килгән сорауларга җаваплар эзләделәр һәм таптылар. Атналык алар өчен әлеге фәннәр белән бәйле киләчәк һөнәргә үзенчәлекле йөз тоту да булды.

– Тагын шунысы кыйммәт һәм мөһим, мәктәпнең һәр укучысы, сыйныфка бәйсез рәвештә, үзен төрле эшчәнлектә сынап карый алды, – дип сөйли табигый-фәнни цикл фәннәре укытучысы Сильвия Анорьева. – Моны Фән атналыгы чираттагы тапкыр раслады.


Нет комментариев