Бөтенроссия конференциясе дипломантлары булдылар
Аксубай 3 нче мәктәбе укучылары Советлар Союзы герое Әгъзам Вәлиев исемендәге Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә зур уңыш белән чыгыш ясадылар.
II дәрәҗә дипломант булып Алия Әхмәтшина һәм III дәрәҗә дипломант булып Әнвәр Әхмәтшин танылдылар. Алар «Тарих һәм туган якны өйрәнү» секциясендә эшләделәр – туган төбәк турында бик яхшы белемнәрен күрсәттеләр. «Сугыш тарихы» секциясендә Полина Таиркина III дәрәҗә Дипломант булды. Конференциядә катнашуга балаларны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татьяна Удиярова әзерләгән. Без Татьяна Георгиевнадан әлеге җаваплы гыйлем чарасында балаларның ничек зур уңышларга ирешүләре белән кызыксындык.
– Безнең укучылар хезмәт сөючән һәм кызыксынучан, – дип билгеләп үтте педагог. – Алар үз алларына максатлар куя һәм аларга ирешә беләләр. Афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев