Авыл мәктәпләрендә бәрәңге утырттылар һәм чәчәк түтәлләре ясадылар
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Авыл мәктәпләрендә бәрәңге утырттылар һәм чәчәк түтәлләре ясадылар

Май азагында авыл гомуми белем бирү оешмалары участокларында мәктәп ашханәләре өчен бәрәңге һәм кирәкле барлык яшелчәләрне утыртып бетерделәр.

Җәй дәвамында укытучылар һәм техник персонал җитәкчелегендә укучылар утырткан әйберләрне тәрбиялиләр. Мәктәп бакчаларыннан алынган уңыш, гадәттә, ел буена укучыларны тукландыру өчен җитә.

Суган, кәбестә һәм кишерне учреждениеләр хәтта октябрь башында традицион район көзге ярминкәсендә дә саталар.

Быел җәй башына, уртак тырышлык нәтиҗәсендә, мәктәп бакчаларында барлык эшләр тәмамланды. Ә клумбаларда беренче чәчәкләр пәйда булды.

Фото: Иске Тимошкино, Яңа Тимошкино, Кәкре Күл, Яңа Дума, Савгач, Иске Ильдеряк һәм Сөнчәле мәктәпләре архивларыннан.


Нет комментариев