Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Авыл мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы республика укуларында җиңүче булды

Чуаш Енорускиносы мәктәбе укучысы XI «Кеше һәм космос» республика укулары җиңүчесе дип танылды.

Тарих укытучысы Светлана Еремееваның укучысы Кәрим Хуҗиәхмәтов үз яшь төркемендә остазы ярдәмендә әзерләнгән презентацияне лаеклы тәкъдим итте.

Мәктәп укуларында катнашучылар, Казан һәм республика районнары мәктәпләреннән 1-11 сыйныф укучылары астрономия белемнәренә, космонавтика өлкәсендәге казанышларга һәм космосны үзләштерүгә бәйле һөнәрләргә багышланган тикшеренү эшләре әзерләгәннәр.

23 укучы Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көнендә Казан Кремленең Дәүләт музей-тыюлыгында тикшеренү нәтиҗәләрен тәкъдир итте.

Эксперт советы урта төркемендә Укулар җиңүчесе дип Аксубай муниципаль районының Чуаш Енорускиносы төп мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы Кәрим Хуҗиәхмәтовны игълан итте.

Фото мәгариф бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев