Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Авыл мәктәбендә узган сыйныфтан тыш дәрестә «Юк!» дияргә өйрәнделәр

Иске Ильдеряк урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары үз-үзләрен тәкъдим итү күнекмәләрен алдылар, уртак тел табарга һәм «юк» дип әйтергә өйрәнделәр.

Алар үзләренең көчле якларын ачыкладылар һәм үз-үзеңдә ышанычны үстерергә өйрәнделәр.

«Уртак тел тап» тренингында Надежда Нырова тәрбияләнүчеләре командада уртак тел таба белү, биремнәргә башкалар күзе белән карый һәм компромисс таба белүнең мөһимлеген аңладылар.

«Ничек «юк» дип әйтергә» дигән дәрестә унынчы сыйныф укчылары үз карарларына ышанычлырак булырга һәм, әгәр кирәк булса, баш тартудан курыкмаска өйрәнделәр.

Нәтиҗәдә укучылар коллективта аралашырга һәм куелган максатларга ирешергә ярдәм итәчәк күнекмәләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев