Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Авыл мәктәбен тәмамлаган кыз, имтиханда иң югары нәтиҗә – беренче чиратта укытучының хезмәте, дип саный.

Савгач урта мәктәбенең чыгарылыш укучысы Ангелина Пимулина химия буенча имтиханда аның 100 баллы – укытучының да нәтиҗәсе, дип раслый.

Наталия Петровна Моисееваның укучысы бүген остазына рәхмәт әйтеп туя алмый.

– Мәктәптә укуның беренче елларыннан ук табиб һөнәре турында хыялланып, медицинада төп дисциплина булган химиядән башка бу өлкәгә аяк басып булмавын белдем, – ди Ангелина. – Сигезенче сыйныфта неорганик химияне өйрәнә башлагач, Наталия Петровна, минем балачак хыялымны белеп, беренче дәресләрдән үк фәнгә кызыксыну уятты. Фән катлаулы булса да, укытучым мине мавыктыра алды. Җиңел булмаган фәнне укытучы белән бергә үзләштерә башлагач, мин адымлап хыялымның тормышка ашачагына инандым.

Тугызынчы сыйныфтан соң төп дәүләт имтиханында Ангелина химияне сайлый һәм аны «5»кә тапшыра. Төп дәүләт имтиханы – Россиядә тугызынчы сыйныф укучылары өчен төп гомуми белем турында аттестат алу өчен мәҗбүри булган йомгаклау имтиханы.

erid: 2Vtzqw6pLty

Унынчы һәм унберенче сыйныфларда Ангелина органик химия курсын уңышлы үзләштерә. Нәтиҗәсе – бердәм дәүләт имтиханында 100 балл.

– Сайлаячак һөнәргә бер адым ясалган дип уйлыйм, – дип елмая Ангелина. – Укытучым өчен төп казаныш – укучыларның казанышы булуын беләм. Наталия Петровнага, мәктәпнең барлык укытучыларына рәхмәт белдерәм һәм киләчәктә дә алар минем белән горурлансын өчен барысын да эшләргә тырышачакмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев