Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Авыл мәктәбе укучылары янгын сүндерүчеләр формасын сынап карадылар

Чуаш Еенорускиносы төп мәктәбендә Бөтендөнья гражданнар оборонасы көненә багышланган тормыш иминлеге нигезләре буенча ачык дәрес узды.

102 нче янгын сүндерү һәм коткару часте хезмәткәре Александр Федоров укучыларга янгын частендә хезмәт итү турында сөйләде.

Укучылар кунакка үзләрен кызыксындырган сорауларны гына биреп калмадылар, янгын сүндерүчеләр формасын да киеп карадылар. Балаларга шулай ук сулыш алу аппаратыннан ничек файдаланырга кирәклеген дә күрсәттеләр.

Очрашу балалар өчен генә түгел, кунак өчен дә кызыклы һәм файдалы булды.

Гражданнар оборонасы темасына багышланган шундый ук ачык дәрес Яңа Тимошкино төп мәктәбендә дә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев