Аксубайның 3нче мәктәбе укучысы математика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасы призеры булды
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубайның 3нче мәктәбе укучысы математика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасы призеры булды

2026 елның 20-28 гыйнвар көннәрендә «Дуслык» оешмасы базасында 7-11 сыйныф укучылары өчен математикадан «Олимпка юл» республика олимпиадасының финал этабы узды.

Анда Татарстанның 39 муниципалитетыннан мәктәп укучылары көч сынашты.

Олимпиада бер турдан торды, анда биш мәсьәлә булды һәм ул 4 сәгать дәвам итте. Жюрине физика-математика фәннәре докторы Аркадий Попов рәислегендә КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институты экспертлары, шулай ук республиканың әйдәп баручы укытучылары җитәкләде.

Аксубайның 3 нче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Екатерина Гайнатуллина призлы урын яулады.


Нет комментариев