Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубайдан «Тархан» бәйгесендә катнашучы укучы ярымфиналга чыкты

Аксубай 2нче мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Дарья Ананьева «Тархан» тарихи-мәдәни бәйгенең икенче этабын (чирекфиналын) уңышлы узып, ярымфиналга чыкты.

Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты оештырган бәйге 2021 елдан тарих һәм мәдәният белән мавыгучы талантлы укучыларны берләштерә.

– Проектта катнашу, Дарья өчен үзен тикшерү мөмкинлеге генә түгел, тарихи-мәдәни мирасны саклауга өлеш кертү мөмкинлеге дә булды, – ди Дарьяның тарих укытучысы Геннадий Горбунов.

– Ярымфиналга үтү җиңел булмады, – ди Дарья. – Укытучыма ярдәме өчен рәхмәт.

Ярымфиналда Дарьяга белемен һәм осталыгын тагын да югарырак дәрәҗәдә күрсәтергә кирәк булачак.

Әмма барысы да аның бәйгедә мәктәпне дә, районны да лаеклы тәкъдим итәчәгенә ышаналар.

«Тархан» проектының телевизион версиясе ТНВ телеканалында трансляцияләнәчәк, бу тамашачыларга ярышларның якты мизгелләрен күрергә һәм катнашучылар өчен җан атарга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев