Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай урманчылыгы укучыларга экологик тәрбия бирүдә катнаша

«Аксубай урманчылыгы» ДКУ участоклары җитәкчеләре һәм белгечләре район мәктәпләрендә Бөтендөнья урман көненә багышланган ачык дәресләр уздырдылар.

Урманнарны торгызу буенча инженерлар Виктория Романова һәм Сергей Иванов район үзәге мәктәпләрендә булдылар.

Чебоксар участок урманчылыгы урманчысы Алексей Данилов Савгач мәктәбендә экология сәгате уздырды.

Мондый чараларны участок урманчысы Айрат Җамалиев Иске Ибрай һәм Яңа Ибрай мәктәпләрендә оештырды.

Иске Тимошкино, Кәкре Күл, Иске Үзи, Иске Мокшино, Яңа Тимошкино белем бирү учреждениеләрендә укучылар белән участок урманчысы Сергей Мартынов очрашты.

Участок җитәкчеләре һәм белгечләре балаларга Бөтендөнья урман көне белән бәйле кызыклы фактлар һәм урман ресурсларыннан файдалану турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев