Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай укучылары ЗАГС бүлегендә булдылар

ЗАГС бүлегендә Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында чара узды – ведомство белгечләре югары сыйныф укучылары белән очраштылар.

Бу мәктәп стеналарыннан тыш җәмгыять белеме дәресе иде. Бүлек мөдире Светлана Крайнова яшь кунакларга учреждение эше, гражданлык хәле актларын теркәү төрләре, гражданлык хәле актларын теркәүнең бердәм дәүләт реестрын алып баруның Федераль дәүләт мәгълүмат системасы, аның мөмкинлекләре турында сөйләде. Шулай ук никах йолаларының кагыйдәләренә һәм төрләренә тукталды.

Бүлек белгече Ләйлә Шәйхетдинова тантаналар үткәрү залында, шулай ук бүлек кабинетларында экскурсия үткәрде. Мәктәп укучылары өчен боларның барысы да бик кызыклы иде, алар хезмәткәрләргә сораулар бирделәр, җаваплар буенча кызу фикер алыштылар. Укучыларга шулай ук ЗАГСның тарихи ядкәрләре – элеккеге еллардагы никах тантаналарының фотолары белән альбомнарны күрсәттеләр.

Фото: ЗАГС бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев