Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай укучылары төбәк олимпиадасыннан призерлар булып кайттылар

Аксубай 3нче мәктәбенең ике укучысы җәмгыять белеме буенча олимпиадада призер дипломнары алдылар.

Бөтенроссия олимпиадасында катнашучылар эшен юридик фәннәр кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы Илсур Җиһаншин җитәкчелегендәге жюри бәяләде.

Шәхси ярышларның ике турыннан торган төбәк этабы ике көн барды, шуңа күрә безнең катнашучыларга җиңел булмады.

Шулай да Дарина Гыйззәтуллина белән Алинә Хәмитшина призерлар дип табылды. Аларның остазы, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татьяна Удиярова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Грамотасы белән бүләкләнде.

Фото: 3 нче Аксубай мәктәбе архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев