Аксубай укучылары чуаш чигүе турында белделәр
Урмандеево авыл китапханәсендә башлангыч сыйныфлар укучылары белән «Чуаш чигүе тарихы» дигән мәгълүмати дәрес узды
Китапханәче Татьяна Максимова балаларга чуаш чигүе символикасын күрсәтте, кулланылган бизәкләр һәм төсләрнең әһәмияте турында сөйләде. Балалар чуаш чигүе – декоратив-гамәли сәнгатьнең никадәр уникаль төре булуы турында белделәр. Бизәкләр, чигүләр белән киемнәрне, күлмәкләрне, сөлгеләрне һәм алъяпкычларны, урын-җир әйберләрен бизәгәннәр.
Борынгы заманнарда чигеш киемнәрне, өйне бизәү өчен генә кулланылмаган, талисман кебек тә булган.
Яшь китап укучылар «Таинство родных узоров» китаплар күргәзмәсе һәм чигелгән сөлгеләр һәм тастымаллар күргәзмәсе белән таныштылар. Бу әйберләр – сәнгать әсәре кебек, авыл осталары куллары белән башкарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев