Аксубай укучылары 3D-принтерлар эшен үзләштерәләр
Аксубай районының 13 урта гомуми белем бирү мәктәбендә заманча 3D-принтерлар пәйда булды.
Бу югары технологияле техника муниципаль бюджет акчалары исәбеннән сатып алынган. Моннан тыш, бер принтер В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетыннан иганәчелек ярдәме сыйфатында бүләк ителгән. Район укучылары өчен әлеге принтерларны алу белем бирү процессында цифрлы технологияләр үсешенә зур ярдәм һәм мөһим өлеш булып тора.
– 3D-принтерлар «Хезмәт (технология)» укыту буенча модульле программаны гамәлгә ашыру өчен мөһим инструмент булды, – дип билгеләп үтте мәгариф системасын цифрлаштыру буенча методист Сергей Чеверикин. – Аерым алганда, алар «3D-модельләштерү, прототиплаштыру, макетлаштыру» модулендә кулланыла. Бу модуль укучыларга өч үлчәмле график һәм заманча 3D-технологияләр дөньясына чумарга, модуль булдырудан алып прототипка һәм массакүләм җитештерүгә кадәр, модельләштерү һәм аның инженер һәм техник эшчәнлек өлкәсендәге роле турындагы күзаллауларны киңәйтергә мөмкинлек бирә.
Шулай ук әлеге техниканы үзләштергәндә алар 3D-модульләштерү, прототиплаштыру һәм макетлаштыру өлкәсендә практик күнекмәләр алалар.
Алынган белемнәр һәм күнекмәләр шулай ук робототехника һәм материаллар эшкәртү технологияләрен өйрәнгәндә кирәк булачак. Яңа технологияләр ярдәмендә укучылар заманча цифрлы компетенцияләрне нәтиҗәле үзләштерә алалар.
Фото Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев