Аксубай 3нче мәктәбе мәйданчыгында мәктәп директорлары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, мәгариф бүлеге белгечләре җыелды.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина хисап чыгышында чыгарылыш укучыларының уңышлары, милли белем бирү, яңа белем бирү платформасын системага кертү турында мәгълүмат бирде.
Аның чыгышыннан күренгәнчә, бүгенге көндә барлык мәгариф учреждениеләре: 14 – урта, 7 – төп, 8 башлангыч мәктәп һәм бер һөнәри белем бирү учреждениесе, шулай ук мәктәптән тыш эш үзәге, 11 балалар бакчасы һәм 17 белем бирү оешмасында 17 мәктәпкәчә төркем үз эшчәнлеген уңышлы башкара. Моны, аерым алганда, 2023/24 уку елының алты ае нәтиҗәләре исбатлады.
Шул ук вакытта аларның эшенең төп максаты элеккечә белем бирү сыйфатын күтәрү булып кала. Бу эшнең төп күрсәткече – дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре.
–2024 елда унберенче сыйныфны тәмамлаган 82 кеше Дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы үтте, – дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы. – Имтиханнар нәтиҗәләре буенча безнең чыгарылыш сыйныф укучыларының баллары рус теле, математика, физика, химия, тарих, җәмгыять белеме, информатика һәм ИКТ, география һәм инглиз теле буенча уртача республика күрсәткечләреннән югарырак. 27 чыгарылыш укучысы БДИда 80 һәм аннан да югарырак балл туплады.
Егерме укучыга бик яхшы билгесе белән аттестатлар һәм «Укуда махсус уңышлар өчен» медале тапшырылды (10 укучы – I дәрәҗә, тагын 10сы II дәрәҗә медаль иясе булды).
Безнең күпмилләтле республикада милли мәгарифкә игътибар бирелә. Чыгыш ясаучы ассызыклаганча, туган телне саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру – эшчәнлекнең мөһим юнәлешләреннән берсе булып тора. Быел районыбызда 10 татар милли мәктәбе, 9 рус мәктәбе, 10 чуаш телен өйрәнү мәктәбе эшләп килә.
Районда туган телләрдә белем һәм тәрбия алу өчен шартлар тудырылган.
Мәгариф өлкәсе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүген иң мөһим бурычларның берсе – учреждениеләрнең матди-техник базасын ныгыту. Әлеге юнәлештә эш дәвам итә – Федераль проект кысаларында уку елы башында Яңа Ибрай урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» барлыкка килде.
Мәгариф системасына IT- технологияләрен актив кертү процессы дәвам итә. Агымдагы елның гыйнварыннан «Электрон белем» мәгълүмат системасы яңартылган форматта эшли. Системага Мәскәү электрон мәктәбе сервислары кертелгән. Мәгарифкә «Минем мәктәп» федераль дәүләт мәгълүмат системасы һәм «Сферум» платформасы кертелгән.
Әлеге уку елының үзенчәлеге булып «Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре» фәнен тормышка ашыру тора. Бу бурыч махсус хәрби операция үткәрү шартларында бик актуаль. Педагогик эшчәнлекне патриотик тәрбия бирүгә юнәлтү кебек үк. Монда балалар һәм яшьләр хәрәкәтләре белән хезмәттәшлек буенча директорлар киңәшчеләре зур роль уйнарга тиеш. Мәктәпләрдә бүген совет мәктәбендәге пионер бүлмәсенә алмашка килгән балалар инициативалары үзәкләре эшли. Аларда «Беренчеләр хәрәкәте» вожатыйлары җитәкчелегендә «бөркетләр»нең һәм яшүсмерләрнең үз идеяләрен һәм иҗади фантазияләрен ничек тормышка ашырулары турында муниципаль координатор Наталия Хәйруллина сөйләде.
– «Россия бөркетләре» программасы, тәрбия системасын бер бөтенгә берләштереп, барлык башлангыч сыйныфларда да эшли, – дип билгеләп үтте тәрбия буенча куратор.
Тәрбия буенча куратор балачак навигаторлары булган директорлар киңәшчеләре эшенә йомгак ясады.
– Киңәшченең төп бурычы – мәктәп укучыларына һәм студентларга патриотик тәрбия бирү буенча Федераль инициативаларда һәм проектларда юл күрсәтүче булу, – дип ассызыклады Наталия Хәйруллина. – Шул ук вакытта мәктәп эш программасын эшләүдә, календарь тәрбия планын гамәлгә ашыруда канашу һәм күбрәк укучыларны актив эшчәнлеккә җәлеп итү.
– Мәктәпләрдә директорлар киңәшчеләре пәйда булды икән, бу патриотик тәрбия бирү буенча эшне тагын да югарырак дәрәҗәдә оештырырга кирәклеген аңлата, – дип билгеләп үтте, киңәшмәгә йомгак ясап, район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов. – Тәрбия процессына мондый якын килүне вакыт үзе таләп итә.
Район җитәкчесе мәгариф өлкәсе эшчәнлегенә югары бәя бирде.
–Мәгариф бүлеге җитәкчесе чыгышыннан күренгәнчә, һөнәри ориентлашу эшенә тагын да игътибарлырак булу кирәк, – дип билгеләп үтте Алмаз Минвазыйх улы. – Чыгарылыш укучыларыбыз югары педагогик уку йортларын тәмамлаганнан соң туган районнарына эшкә кайтсыннар өчен, Аксубай мәктәпләре базаларында эшләүче педагогик сыйныфлар программасын ныклап оештырырга кирәк.
Киңәшмә бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү эшендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәт өчен Алмаз Мингулов Иске Савруш төп мәктәбе директоры Ирина Герасимовага, Яңа Ибрай мәктәбе директоры Ринат Мотыйгуллинга, Иске Үзи «Рябинушка» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире Любовь Питимировага, Яңа Дума төп мәктәбе директоры Энҗе Хәйретдиновага, педагогика хезмәте ветераны Рамил Хәсәновка Аксубай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Нет комментариев