Аксубай районында Геннадий Горбунов Ел укытучысы булды
Татарстанда 2025-2026 уку елында «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы Аксубайның 3 нче урта мәктәбе базасында узды.
Ике көн дәвамында районның иң яхшы педагоглары «Дәрес», «Мастер-класс» һәм «Педагогик интервью» номинацияләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Аларның дәресләре, презентацияләре һәм мастер-класслары жюрины профессиональлеге, иҗадилыгы һәм уникаль тәҗрибәсе белән таң калдырды.
Ярыш йомгаклары буенча Аксубайның 2 нче урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Геннадий Горбунов җиңүче дип танылды.
Икенче урынны Түбән Баланда башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ирина Золина яулады.
Өченче урынны 3 нче Аксубай урта мәктәбенең музыка укытучысы Ландыш Гомәрова алды.
Лауреатлар булдылар:
Валентина Захарова – Иске Савруш төп гомуми белем бирү мәктәбенең чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы;
Лилия Шәрифуллина – Яңа Дума мәктәбенең инглиз теле укытучысы.
«Педагогик дебют» номинациясендә Иске Ибрай урта мәктәбенең математика укытучысы Айрат Шәрифуллин җиңүче булды. Икенче урында – Иске Ильдеряк урта мәктәбенең математика укытучысы Надежда Шустова.
Геннадий Горбунов һәм Айрат Шәрифуллин Аксубай районын 2026 елның гыйнварында Чирмешән районында бәйгенең зональ этабында тәкъдим итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев