Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай районында чуаш телен белүчеләр ярышты

Савгач урта мәктәбендә чуаш теле укытылган гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында «Çунатлă ĕмĕт» («Канатлы хыял») интеллектуаль турниры узды.

Емелькино, Иске Ильдеряк, Сөнчәле, Чуаш Енорускиносы, Иске Тимошкино, Иске Савруш, Иске Үзи мәктәпләреннән чуаш телен һәм әдәбиятын белүдә көч сынашыр өчен килделәр. Кунакларны Эдуард Ильин җитәкчелегендәге «Саврăш ен» җыр ансамбле чуаш җырлары белән каршы алды. Халык моңнары катнашучыларны кызыклы һәм нәтиҗәле эшкә дәртләндерде.

Җыелучыларга сәламләү сүзе белән мәктәп директоры Александр Музилеев мөрәҗәгать итте.

– Туган телне яратырга, хөрмәт итәргә һәм ана телендә сөйләшергә кирәк, – диде ул. – Чуаш теле бай, күпкырлы. Әлеге бәйге үзеңне туган телне һәм әдәбиятны белүдә сынап карарга мөмкинлек бирә. Уңышлар сезгә!

Бәйге мәктәп актлар залында узды. Кызлар һәм малайлар чуаш милли киемендә үзенчәлекле һәм матур күренделәр. Һәр команданың үз атамасы, девизы бар. Викторинада алардан киң белем, тел, әдәбият, чуаш шигъриятендә һәм әдәбиятында күренекле шәхесләрне белү таләп ителде.

Алып баручылар – чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Романова һәм укучы Евгения Николаева залда утыручыларга сораулар бирделәр, ком сәгатьләре вакытны билгеләде һәм аннан соң командалар бәйге комиссиясенә үзләренең җавапларын бирделәр.

Балаларның җавапларын Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев, мәгариф бүлеге методисты Айгөл Хәмитова һәм районның чуаш милли-мәдәни үзәге рәисе Роза Чентаева бәяләде. Җиңел булмаган өч интеллектуаль тур узды.

Сораулар төрле тематика буенча бирелде. Укучыларга әдәбият буенча мәктәп программасын, тарихи фактларны, чуаш мәдәнияте белән бәйле гореф-гадәтләрне искә төшерергә, логик фикер йөртә белүне тикшерергә туры килде.

Укытучылар үз укучылары өчен җан аттылар. Бәйгедә чыгыш ясау – алар өчен үзенчәлекле имтихан да.

Командалар шулай ук иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар – үзләренең вокаль, артистлык сәләтләрен күрсәттеләр. Викторина нәтиҗәләре буенча Савгач урта мәктәбе командасы иң күп балл җыйды һәм җиңүче булды. Икенче урынны жюри – Сөнчәле, өченче урынны Иске Ильдеряк мәктәбе командалары алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев