Аксубай районында Балалар куркынычсызлыгы айлыгы узды
2025 елның 19 августыннан 19 сентябренә кадәр районның гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Балалар куркынычсызлыгы айлыгы узды.
Анда районның барлык 39 мәгариф оешмасы — 2900 артык укучы һәм тәрбияләнүче, 500гә якын педагог һәм 2000дән артык ата-ана катнашты.
Айлык кысаларында янгын куркынычсызлыгы, юлда үз-үзеңне дөрес тоту, су объектларында иминлек шулай ук террорчылыкка каршы якланыш мәсьәләләре буенча инструктажлар үткәрелде. Белем бирү учреждениеләрендә һәм массакүләм чаралар вакытында куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
1-3 сентябрь көннәрендә мәктәпләрдә МЧС хезмәткәрләре катнашында тормыш иминлеге нигезләре буенча бөтенроссия ачык дәресләре узды. Балалар гадәттән тыш хәлләрдә гамәлләргә, беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләрен өйрәнделәр һәм сынау эвакуацияләрендә катнаштылар.
Дәресләрдән тыш, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында тематик сыйныф сәгатьләре, спорт эстафеталары, рәсемнәр һәм китаплар күргәзмәләре оештырылды, юл хәрәкәте һәм куркынычсызлык кагыйдәләре буенча стендлар яңартылды. МЧС һәм ЮХИДИ вәкилләре катнашында үткәрелгән ата-аналар җыелышлары өлкәннәрнең балаларның өйдә һәм урамда үзләрен куркынычсыз тотышы турында хәбәрдарлыгын арттыруга ярдәм итте.
Балаларны куркынычсызлык нигезләренә өйрәтү эше уку елы дәвамында ТИН дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш дәресләрдә дәвам ителәчәк.
Фото мәгариф бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев