Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай районы укучылары Д.И. Менделеев исемендәге Бөтенроссия бәйгесе бүләкләренә лаек булдылар

Н.Т. Савруков исемендәге Сөнчәле урта мәктәбенең унынчы сыйныф укучылары Казанда узган ярышлардан призерлар булып кайттылар.

Эвелина Мартынованың фәнни-тикшеренү эшләре бәйгесенең «Литературоведческая» секциясендә тәкъдим ителгән эше III дәрәҗә дипломга лаек булды.

Ольга Охотникова үзенең фәнни хезмәтен «Филология» секциясендә яклады. Жюри тарафыннан ул II дәрәҗә дипломга лаек булды.

Кызларның фәнни җитәкчесе, инглиз теле укытучысы Наталья Матюкова түгәрәк өстәл форматында узган очрашуда «Настоящее и будущее инженерного образования» нотыгы белән чыгыш ясады. Доклад җыентыкта бастыру өчен тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев