Аксубай районы мәктәпләрендә туклануны оештыруны контрольдә тоталар
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай районы мәктәпләрендә туклануны оештыруны контрольдә тоталар

Бүген милли проект кысаларында укучыларның туклануын оештыру мәсьәләсе бөтен җирдә игътибар үзәгендә.

Әти-әниләр сәламәтлек – ул авыру билгеләре булмау, коры аяклар, һава торышына карап киенү генә түгел, ә баланслы туклану икәнен дә беләләр.

Бу атнада Иске Тимошкино урта мәктәбе ашханәсендә, әлбәттә инде, барлык санитар һәм эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәп, башлангыч звено – 1-4 сыйныф укучыларының әти-әниләре булды.

Контролерларны ризыкларның сыйфаты да, ашханә бинасының торышы да, шулай ук гигиена процедуралары өчен шартлар да кызыксындырды. Мәктәп ризыкларын татып карагач, ата-аналар ризыкның төреннән дә, тәм сыйфатларыннан да канәгать калдылар. Ата-аналар контроле журналында алар ашханәнең гигиена торышы өчен рәхмәт сүзләре язып калдырдылар, моңа шулай ук мәктәпнең туклану сыйфатын системалы контрольдә тотуны оештыру да ярдәм итә.


Нет комментариев