Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай районы мәктәпләрендә гражданлык-патриотик тәрбия ае тәмамланды

Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы игълан ителгән февраль аенда мәктәпләрдә төрле чаралар узды

Айлыкның максаты – укучыларның актив гражданлык позициясен, өлкән буын батырлыгы өчен горурлык тәрбияләү, Ватанның тарихи һәм мәдәни традицияләрен тапшыру.

Чараларга әзерләнгәндә педагоглар, тәрбия буенча киңәшчеләр белән берлектә, укучыларны Ватан тарихы һәм аның Кораллы көчләре белән тирәнрәк таныштыру, аларның әхлакый-психологик сыйфатларын һәм физик әзерлек дәрәҗәсен камилләштерү бурычын куйдылар.

Айлык кысаларында чаралар төрле формада узды. Аксубайның 1 нче мәктәбе, Иске Кыязлы, Иске Тимошкино, Яңа Тимошкино мәктәпләрендә – махсус хәрби операция зонасында катнашучылар, Иске Ибрай һәм Яңа Ибрай, 3нче Аксубай мәктәпләрендә батырлык дәресләре, “әфганчылар” белән очрашулар узды.

“Геройга хат” акциясендә катнашып, мәктәп укучылары волонтерлар белән берлектә, махсус операциядә катнашучыларның сугышчан рухын күтәреп, аларга өчпочмаклы хатлар җибәрделәр. Күп кенә мәктәпләрдә “Ягез әле, егетләр” хәрби-спорт уены үткәрелде, анда Әфган сугышы һәм “Ватанга хезмәт итәм” берләшмәсе ветераннарын чакырдылар.

Кәкре Күл, Савгач, Яңа Тимошкино, Сөнчәле, Аксубай урта мәктәпләрендә хәрби-патриотик җырлар смотрлары булып узды. Шул ук вакытта укучылар җырлар гына башкарып калмады, хәрби әзерлек тә күрсәттеләр.

Февральдә коралдан ату һәм автоматны сүтеп җыю буенча ярышлар узган Яңа Дума мәктәбендә айлык “Аҗаган” спорт-хәрби уенның сугышчан листовкаларын чыгару белән тәмамланды.

Аксубай 2 нче мәктәбендә 5-7 сыйныфлар арасында “Синий платочек” патриотик җыр фестивале узды. Патриотик фестиваль беркемне дә битараф калдырмады һәм “Ватанны саклау”, “Намус” төшенчәләрен искә төшереп, зур эш башкарды.

Фото: мәгариф бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев