Аксубай районы мәктәпләрендә экологик тәрбиягә өстенлек бирелә
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай районы мәктәпләрендә экологик тәрбиягә өстенлек бирелә

Табигатькә сакчыл мөнәсәбәтне мөмкин кадәр иртәрәк башларга кирәк, дип саныйлар Түбән Баланда башлангыч мәктәбе педагоглары.

“Үзеңнән башла. Җаваплы кулланучы – ул кем?” – бу атнада узган экологик тәрбия дәресе темасы шулай яңгырады. Аның төп бурычлары балаларны табигатьне яратырга һәм сакларга, табигый байлыкларны сакчыл кулланырга өйрәтү.

Уен формасында балаларны азык-төлек сайлау кагыйдәләре белән таныштырдылар, бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабадан баш тарту кирәклеген дәлилләделәр, көнкүреш чүп-чарларын ни өчен утильләштерергә кирәклеген һәм аны ничек сортларга аерырга кирәклеген аңлаттылар.


Нет комментариев