Савгач мәктәбен тәмамлаучы Ангелина Пимуллина табигый-фәнни цикл фәне буенча БДИда 100 балл туплаган.
Наталья Петровна Моисееваның укучысы тырышлык һәм максатчанлыкның ахыр чиктә һәрвакыт яхшы нәтиҗәләргә китерәчәген исбатлап кына калмады, ә үз педагогының һөнәри осталык дәрәҗәсен дә күрсәтте.
– Ангелина, син хезмәтнең, үзеңә ышанычның теләсә нинди киртәләрне җиңәргә сәләтле булуын исбатладың. Һәм без ышанабыз ки, синең югары нәтиҗәгә ирешүең сиңа алдагы тормышыңда яңа мөмкинлекләр һәм казанышлар дөньясына ишекләр ачар, – дигән теләкләрен юллаганнар мәктәп чатында тәрбияләнүчегә Ангелинаның укытучы-остазлары.
Нет комментариев