Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай районы мәктәбендә матуррак һәм акыллырак кызны билгеләделәр

Савгач урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Чăваш пики” – “Чуаш гүзәле” иҗади бәйгесе узды.

“Мәктәпнең иң матур кызы” титулы өчен 8-11 сыйныфларда укучы кызлар көрәште.

Бу көнне мәктәп хис-тойгылардан гөжләп торды. Сыйныфташлар үз вәкилләре өчен җан аттылар. Аларның һәрберсе бәйгенең мәртәбәле жюри әгъзаларына өй эшен – милли ризык – хуплу тәкъдим итте. Мәктәп укучыларының көчле алкышлары астында бәйгедә катнашучылар үзләренең костюмнарын тәкъдим иттеләр, аларның детальләре турында сөйләделәр, иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар: халык җырларын башкардылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар.

Нәтиҗәдә, Савгач мәктәбенең чуаш гүзәле исемен мәртәбәле жюри Алина Мокинага бирде. Екатерина Музилеева, София Синдимирова, Марина Андреева һәм Диана Якличкина төрле номинацияләрдә җиңделәр.

Бәйге алдыннан катнашучылар белән чуаш теле һәм әдәбияты укытучылары Алевтина Сидорова һәм Татьяна Романова зур әзерлек эшләре үткәрделәр. Чара чуаш милли мәдәниятендә, борынгы халык тарихында күп яңалыклар ачуга ярдәм итте.

Фото: Савгач урта гомуми белем бирү мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев