Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай районы командасы республика «Аҗаган»ында алты номинациядә иң яхшылар дип танылды

Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының төбәк этабында Иске Тимошкино урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары яхшы әзерлек күрсәттеләр.

«Аҗаган-2.0» Казан югары танк училищесында узды.

Катнашучылар хәрби-гамәли фәндә үзләренең физик мөмкинлекләрен һәм күнекмәләрен, шулай ук стройда әзерлекләрен һәм тарихны белүләрен күрсәткән катлаулы конкурслар сериясен лаеклы үттеләр.

Һәр этап балалардан мөмкин кадәр җыйнаклык, чыдамлык һәм командалы хезмәттәшлек таләп итте. Һәм алар тиешле әзерлек кенә түгел, ә судьялар игътибарсыз калдыра алмаган иң яхшы шәхес сыйфатларын да күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, алты шәхси номинациядә искетимошкинолылар иң яхшылар дип табылды. Иң авыр мизгелләрдә аларга укытучы-остазлар Владимир Красильников һәм Василий Чугуновның теләктәшлеге ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев