Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай мәктәпләренең унынчы сыйныфлар укучылары «Авангард» программасы кысаларында өйрәнү җыеннары уздылар

Чистайның «Ватан» хәрби-патриотик эш үзәге базасында яшүсмерләр, биш көн дәвамында хәрби эш күнекмәләрен үзләштерделәр.

 

Инструкторлар җитәкчелегендә узган җыеннар, өлкән сыйныфлар укучыларына хәрби эш нигезләрен белү, шулай ук үзләрен командада эшләүдә сынап карау мөмкинлеге бирде.

— «Авангард» җыеннары укучылар өчен — ул яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән белем бирү программасы, — дип сөйли муниципаль район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге методисты Юрий Мишин. — Алар яшүсмерләргә армиядә хезмәтнең әһәмиятен яхшырак аңларга һәм аларда үздисциплина һәм җаваплылык формалаштырырга ярдәм итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев