Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай мәктәпләренең директорлар киңәшчеләре мәктәп музейлары роле турында фикер алышты

Директорлар киңәшчеләренең атналык эшлекле киңәшмәсендә сөйләшүнең төп темасы мәктәп музее булды.

Аксубайның 2 нче урта мәктәбе мәйданчыгында узган киңәшмәнең көн тәртибенә шулай ук 11-25 апрель көннәрендә Бердәм гамәлләр һәм Язгы игелек атнасы көннәрен оештыру һәм үткәрү кертелгән иде.

Муниципаль координатор Наталия Хәйруллина укучыларда патриотик хисләр тәрбияләүдә мәктәп музейларының ролен һәм әһәмиятен ассызыклады.

Аксубайның 2 нче мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Анна Мельникова әлегә республикада бердәнбер булган виртуаль музей буенча экскурсия үткәрде. Музей мәктәп откан “Беренчеләр хәрәкәте” грантына оештырылган. Хәтта тәнәфес вакытында да укучылар, QR-код буенча үтеп, музей экспозицияләре белән таныша алалар.

Киңәшчеләр шулай ук Язгы игелек атнасы һәм Җиңү көненә чаралар планын да билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев