Аксубай мәктәпләре укучылары махсус хәрби операция бурычларын үтәүче сугышчы-якташларга теләктәшлек белдерделәр
«Герой, сиңа язам» акциясе кысаларында 3нче мәктәп бөркетләре МХО зонасында Ватанны саклаучыларга күңел җылысы һәм тиздән Җиңүгә өмет белән хатлар яздылар.
Махсус операция зонасында хәрби бурычларны үтәүче хәрби хезмәткәрләргә балалар шулай теләктәшлек белдерделәр.
Бөтенроссия акциясен Иске Тимошкино һәм Сөнчәле мәктәпләрендә дә хупладылар.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга атап язылган хатларда укучылар хәрби хезмәткәрләргә аларның кыюлыгы өчен рәхмәт белдерәләр, Җиңү белән тизрәк әйләнеп кайтуларын телиләр. Сәламәтлек, көч һәм ныклык теләкләре белән тулы хатлар район волонтерларына чираттагы гуманитар ярдәм белән озату өчен тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев