Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай мәктәпләре укучылары фәнни проектлар әзерли

Аксубайның 1 нче урта мәктәбе базасында укучыларның «Тикшерәбез һәм проектлыйбыз» дигән фәнни-гамәли конференциясе узды.

Чараны район мәгариф бүлеге оештырды.

Конференциянең максаты сәләтле укучыларны ачыклау һәм аларда тикшеренү эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыру булды.

Конференция кысаларында физика, математика һәм информатика секцияләре эшли. Иске Савруш төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Регина Павлова, математиклар секциясендә үзенең тикшеренү эшен ышанычлы яклап, җиңүче булды. Беренче булып тәрбияләнүчесен аның фәнни җитәкчесе Галина Антипова котлый.

Фото: мәктәп архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев