Аксубай 3нче мәктәбенең унберенче сыйныф укучылары чираттагы тапкыр остазларының компетентлылыгын расладылар.
11 “А” сыйныф укучысы Милена Овчинникова химия буенча интеллектуаль ярышларда призлы урыннарны яулады. Педагог Зинаида Козлова укучысы «Олимпка юл» республика олимпиадасы биремнәрен чишкәндә фән буенча белемен дә, көнләшерлек үҗәтлеген дә күрсәтте.
Татьяна Удиярова укучысы Алинә Хамәтшина җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында дипломга лаек булды. Һәм бу – төбәк олимпиадаларында Алинәнең беренче генә казанышы түгел.
Нет комментариев