Аксубайның 2нче мәктәбендә Хәсән Туфан елын һәм Ватанны саклаучылар елын шигырьләр бәйгесе белән ачтылар.
1-10 сыйныф укучылары үз туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр.
– Мондый чаралар туган тел һәм үз халкыңа, ерак бабаларыбызга булган горурлык хисен формалаштыруга гына ярдәм итеп калмый, – дип билгеләп үттеләр бәйгене оештыручылар. – Алар шулай ук, патриотизм тәрбияләргә ярдәм итеп, кече һәм зур Ватанга мәхәббәт хисе дә уята.
Бәйгедә катнашучыларның барысын да грамоталар белән бүләкләделәр.
Нет комментариев