Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай мәктәбендә яңа мәктәп фәнен тәкъдир итү булды

Аксубайның 2 нче мәктәбе мәйданчыгында «Гаиләне алып бару» курсын төзүче Лидия Карцева тәкъдимнәрен һәм аны укыту алымнарын тәкъдир итү булды.

Яңа фәнне әлегә дәресләрдән тыш укытачаклар.

Лидия Карцева, социологик фәннәр докторы, профессор, Гаилә елы игълан ителгәнчегә кадәр үк, әле 2016 елда ук, югары трибуналардан мәктәпләрдә гаиләне алып бару белемен кертү турында сөйли башлады. Ул Россиядә беренчеләрдән булып фән буенча программа эшләде.

Мәктәп укучыларын гаилә тормышына өйрәтергә карар кылуның сәбәбе булып җәмгыятьтә аерылышучыларның, әти-әниләре исән килеш ятим балалар санының артуы тора. Социологлар гаиләнең, әти-әниләрнең җәмгыятьтә роле кимүе турында чаң кага.

Әлеге дисциплинаның төп максаты — укучыларда һөнәрдә уңышларга ирешү нигезе һәм бәхетле тормышның төп шартлары буларак, уңай гаилә образын формалаштыру, аерылучылар санын киметү.

Төп темалардан тыш, бу дәресләр наркотиклардан бәйлелек, сексуаль өлкәдә тайпылыш, иртә йөкле булу кебек гаиләне җимерүче сәбәпләргә кагылачак.

Гаиләне алып бару фәнен белем бирү процессына кертү яшүсмерләрдә гаиләгә карата дөрес уңай мөнәсәбәт булдыру юлында мөһим этап булачак, дип саный профессор Карцева.

Казан шәһәренең 146 нче лицее мөдире Ольга Павлова, курсны тәкъдир итеп, яңа фән беренче этапта мәктәптән тыш вакытта укытылачак, дип билгеләп үтте. 1-10 сыйныф укучылары уку елы дәвамында гаиләдә барган процесслар турында элементар белемнәрне айга бер тапкыр алачак.

Ольга Павлова тәкъдир итүне Владимир Путинның: «Мин илдә Президент булганда, Россия гаиләләрендә 1 нче һәм 2 номерлы ата-аналар булмаячак. Никахлар ир-аталр һәм хатын-кызлар арасында беркетеләчәк, балаларның әниләре һәм әтиләре булачак», дигән сүзләре белән ачты.

Алга таба 5–9 сыйныфлар программасында гаиләне алып бару фәне мәҗбүри буларак укытылачак дип фаразлана, аны уку планына кертәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев