Аксубай мәктәбендә генерал-майор Анатолий Молоствов катнашында тантаналы линейка узды
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай мәктәбендә генерал-майор Анатолий Молоствов катнашында тантаналы линейка узды

Чара Ватан сакчысы көненә багышланды

Тантаналы линейка 1 нче Аксубай мәктәбе яшь армиячеләр отрядының Россия һәм Татарстан әләмнәрен алып чыгуыннан һәм РФ һәм ТР гимннарын башкарудан башланып китте.

Аннары укучылар алдында мәртәбәле кунак чыгыш ясады. Балалар сугышчы-ветеранның офицер һөнәре, Ватанга хезмәт итү, Туган ил хакына батырлык кылуның зур дәрәҗә булуы турында сөйләвен кызыксыну белән тыңладылар.

Генерал-майор узган сугыш һәм бүгенге махсус хәрби операциядә төп көрәш эпизодларына тукталды. Укучылар һәм педагоглар кызыклы очрашу өчен Анатолий Петровичка рәхмәт әйттеләр.

Фото: Аксубай 1 нче мәктәбе архивыннан.


Нет комментариев