Мәктәп укучыларының математика буенча «Олимпка юл» олимпиадасына йомгак ясалды.
Мәктәпнең республика дәрәҗәсендәге интеллектуаль ярышларда казанышлары тагын бергә артты. Аксубай 2нче мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Әлфис Канәфин укучыларның фән олимпиадасыннан призер булып кайтты. Моңа кадәр шулай ук әлеге белем бирү учреждениесенең 7 сыйныф укучысы Татьяна Жаренова инглиз теле буенча олимпиада призеры булган иде.
Белем бирү учреждениесе мөгаллимнәренең һөнәри осталыгын янәдән тагын бер укучы раслады. Әлфиснең педагог-остазы – Флюра Фәхретдинова.
Нет комментариев