Аксубай мәктәбе укучысы Бөтенроссия олимпиадасында җиңде
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай мәктәбе укучысы Бөтенроссия олимпиадасында җиңде

Аксубай 3нче мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Филипп Сетров Казанда технология буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады.

Филипп күптән җиңүләр яулап килә – ул алтынчы сыйныфтан ук уңышка ирешәчәгенә ышанып, әзерләнде һәм алга барды. Җиденче сыйныфта укыганда тугызынчы сыйныф укучылары өчен чыгыш ясап, мактаулы призлы урынны алган иде.

Филипп казанышларында аның укытучы-остазы Юрий Макаровның, һәм әти-әнисе Андрей һәм Ольга Сетровларның тырышлыгы зур, аларның ярдәме аның өчен уңышның мөһим факторы булып тора.


Нет комментариев