Аксубай мәктәбе укучысы Бөтенроссия олимпиадасы призеры дипломына лаек булды
Аксубай 2нче мәктәбенең унберенче сыйныф укчысы Дмитрий Новичков тарих буенча олимпиаданың Төбәк этабы биремнәрен уңышлы үтәде.
Педагог Геннадий Горбунов тәрбияләнүчесе өчен олимпиадада катнашу призлы урын өчен ярыш кына булмады. Бу тарих өлкәсендә белемне дә, тарихи вакыйгаларны анализлый белүне дә күрсәтү мөмкинлеге булды. Һәм, иң мөһиме, остазның компетенциясен раслау да.
Нәтиҗә призлы урын булды.
Дмитрийның уңышын, мәктәптә билгеләп үтүләренчә, аның укытучысы да хокуклы рәвештә уртаклаша. Геннадий Горбунов яшүсмернең һәрвакыт гуманитар цикл фәннәренә, бигрәк тә тарихка кызыксыну күрсәтүен билгеләп үтә. Бу мәктәп олимпиадаларында һәм бәйгеләрдә чагылыш тапты. Һәм төбәк фән олимпиадасында казанышка китерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев