Акциянең онлайн режимда узган беренче этабы нәтиҗәләре буенча 3 нче Аксубай мәктәбе укучылары иң яхшы егерме команда исәбенә керде.
Нәтиҗәсе республика башкаласына «Казан Квест»ка чакыру булды.
26 апрельдә акциядә катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Анда безнең укучылар III урынны алдылар. Бу команданың «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең татар телен популярлаштыру һәм мәдәниара диалогны ныгыту миссиясен лаеклы үтәвен исбатлады.
Нет комментариев