Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай мәктәбе укучылары «Илһам канатында» бәйгесеннән канатланып кайттылар

Аксубай 1 нче мәктәбенең өч укучысына «Илһам канатында» бәйгесе канатлар куйды.

Яшь каләм тибрәтүчеләрнең «Илһам канатында» зональ бәйгесе бу атнада Лениногорскта узды.

Аксубай районын бәйгедә В.Г. Тимирясов исемендәге Аксубай урта мәктәбе укучылары Әдилә Сәгыйтова (укытучы Г.Ф. Сәгыйтова ), Илнара Хисамова һәм Инзилә Газизҗанова (укытучы Әлфирә Галиева ) тәкъдим итте.

Илнараның иҗат эшенә жюри «Инша» номинациясендә беренче урынны бирде.

Әдилә Сәгыйтова һәм Инзилә Газизҗанова үз номинацияләрендә 3 дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев