Аксубайның 3нче урта мәктәбе укучылары Республика видеороликлар бәйгесендә аерылып тордылар.
Бишенче сыйныф укучысы Елена Латыйпова «Бозда һәм суда уяу булачакмын» бәйгесе җиңүчесе дип танылды, ә 3 «Б» сыйныфы призер булды. Видеороликлар бәйгесе җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узган җомгада Казанда үтте.
– Балалар, сезнең белән горурланабыз! Ирешелгәннәрдә тукталмыйча, яңа үрләр яулавыгызны дәвам итүегезне телибез, – дип каршы алдылар балаларны үзләре белем алган мәктәптә.
Нет комментариев