Аксубай мәктәбе мөгаллимәсе иң яхшы туган тел укытучысы титулына лаек булды
В.Г. Тимирясов исемендәге Аксубай мәктәбе укытучысы районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасындагы бәйге җиңүчесе булды
Сәгыйтова Гөлнур Фәрит кызы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия бәйгесе муниципаль этабы җиңүчесе дип танылды.
Читтән торып үткәрелгән тур нәтиҗәләре буенча, ачык дәрес һәм осталык дәресе тәкъдим итеп, турыдан-туры катнашу турына дүрт мөгаллимә узды.
Бәйге ярышларында икенче призер итеп жюри Кәбирова Альбира Нурмөхәммәт кызын (Яңа Ибрай урта мәктәбе) игълан итте.
Өченче урынга Алимбекова Люция Габдрахман кызы (Яңа Үзи төп мәктәбе) һәм Сафиуллина Тәнзилә Зәкиулла кызы (Чув. Енорускино төп мәктәбе) чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев