Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай мәктәбе мәйданчыгында «Тере классика» Бөтенроссия яшь шигырь укучылар бәйгесенең муниципаль этабы узды

Аксубайның 3нче мәктәбендә узган сәнгатьле уку ярышларында районның төп һәм урта мәктәпләрендә 5-10 сыйныфларда белем алучы 18 укучы катнашты.

Әдәби бәйгедә катнашучылар үзләренең яраткан әсәрләреннән өзекләрне кычкырып укыдылар.

Катнашучыларның чыгышларын мәктәпнең ветеран укытучылары һәм Аксубай үзәкләштерелгән китапханәләре вәкилләре кергән эксперт комиссиясе бәяләде.

Жюри башкаручыларның артистлык, сәхнә осталыгын һәм сәнгатьле укуны билгеләп үтте.

erid: 2Vtzqw6pLty

Бәйге җиңүчесе булып Иске Савруш мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Евгений Иванов (остаз – Е.Г. Абросимова), Аксубай 3нче мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Диона Кажукова (остаз – Ю.Ю. Дмитриева), Түбән Татар Майнасы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Ибраһим Вәлиев (остаз – Г.Г. Кадыйрова) танылдылар.

Җиңүчеләр Казанда бәйгенең төбәк этабында катнаштылар.

Бәйгенең ике турын да уңышлы үтеп, Диона Кажукова Бөтенроссия бәйгесе лауреаты булды. Диона лауреат дипломы һәм бәйге логотибы төшерелгән приз белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев