Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай мәктәбе мәйданчыгында «Ел укытучысы-2025» бәйгесенең муниципаль этабын ябу булды

3нче Аксубай урта мәктәбендә тантаналы чарада Татарстан Республикасында һөнәри осталык Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр

Бәйге йомгаклары район педагогларының осталыгы елдан-ел арта баруын күрсәтте.

Мәктәпнең актлар залының зур экранында бәйгенең дулкынландыргыч мизгелләре сурәтләнде.

Бәйге тәмамлану белән мәгариф учреждениеләре укытучыларын һәм тәрбиячеләрне муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина котладылар.

Балалар бакчалары тәрбиячеләре бәйгесендә Мактау грамотасына «Солнышко» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлфинә Нотфуллина лаек булды.

«Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә Мактау грамотасын «Рябинка» Мюд балалар бакчасы тәрбиячесе Ирина Молодкина алды.

«Һөнәргә тугрылык өчен» номинациясендә – педагог Лариса Воркуновага (Карасу төп мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме) Мактау грамотасы тапшырылды.

«Методик иҗат өчен» номинациясендә җиңүче грамотасына Лилия Хәйбуллина («Буратино» балалар бакчасы) лаек булды.

2 һәм 3 урыннар өчен призер грамоталары белән Александр Шуркинны, («Буратино») һәм Гөлнур Жаркованы («Ләйсән») бүләкләделәр.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары бәйгесе җиңүчесе грамотасы белән В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче мәктәп педагогы Гөлнур Сәгыйтова бүләкләнде.

2 һәм 3 урыннар өчен призер грамоталары Альбира Кәбировага (Яңа Ибрай мәктәбе) һәм Люция Алембиковага (Яңа Үзи төп мәктәбе) тапшырылды.

Лауреат грамотасын Тәнзилә Сафиуллина (Чуаш Енорускиносы мәктәбе) алды.

«Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең район этабы җиңүчесе грамотасына 1нче Аксубай мәктәбенең химия укытучысы Илона Альметкина лаек булды.

«Педагогик дебют» номинациясендә муниципаль бәйге җиңүчесе булып Иске Ибрай мәктәбенең математика укытучысы Айрат Шәрифуллин танылды.

Профессионализм бәйрәмендә 2нче һәм 3нче урыннар өчен грамоталар белән Аксубай 3нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Чернышованы һәм Иске Кыязлы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Динә Хөснетдинованы бүләкләделәр.

Лауреат грамотасы белән Чуаш Енорускиносы мәктәбенең математика укытучысы Людмила Купцова бүләкләнде.

Тантанада һөнәри осталык бәйгесендә катнашучыны тәкъдим иткән җитәкчеләрнең хезмәтен дә билгеләп үттеләр.

1нче Аксубай мәктәбе директоры Алексей Сударевка, Лилия Бикушевага (Иске Ибрай мәктәбе), Җәмилә Вәлиевага (Аксубай 3нче мәктәбе), Фирдәүс Зәйдуллинага (Иске Кыязлы мәктәбе), Ринат Мотыйгуллинга (Яңа Ибрай мәктәбе), Тәслимә Идиатуллинага (Яңа Үзи мкәтәбе), Любовь Кудряшовага (Чуаш Енорускиносы мәктәбе), Айгөл Мишинага «Кояшкай» балалар бакчасы мөдире, Гөлшат Гыйльметдиновага («Буратино»), Гөлназ Гайфуллинага («Радуга»), Алевтина Гавриловага («Ләйсән), Елена Кустеневага, («Рябинка» Мюд балалар бакчасы) рәхмәт белдерелде.

Һөнәри осталык бәйрәме балалар хоры башкаруында «Школа- страна открытий» җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев