Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай яшь армиячеләре хәрби фәнне белү буенча ярыштылар

Иске Ильдеряк урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Зарница-2023» республика хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы узды.

Хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышларда тугыз яшь армиячеләр командасы көч сынашты. Программа өч этаптан торды, аңа автоматны сүтеп-җыю, магазиннарны патроннар белән тулыландыру, перекладинада тартылу керде.

Балалар башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен, физик яктан ныклык күрсәттеләр. Барлык этаплар нәтиҗәләре буенча гомумкоманда зачетында беренче урынны Иске Тимошкино урта гомуми белем бирү мәктәбе дружинасы (ТИН укытучысы Владимир Красильников) алды. Икенче нәтиҗәне Иске Ильдеряк мәктәбе командасы (Юрий Николаев) күрсәтте. Өченче призерлар – 2 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбенең яшь армиячеләре командасы (Николай Никитин).

Ярышларның баш хөкемдары Алексей Никитин ТИН укытучыларының командаларны «Зарница» ярышларына әзерләү буенча лаеклы эшен билгеләп үтте.

Фото: мәгариф бүлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев