Аксубай балаларын элеккеге уеннарга өйрәтәләр
«Нежность» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балага социаль ярдәм бүлеге белгечләре авылларда ишегалды уеннарын оештыра.
Бүгенге мәктәп укучылары ата-аналары һәм әбиләре белән чагыштырганда буш вакытны алай актив үткәрмиләр, күпләр озаклап телефон белән утыралар. Ә шул ук вакытта хәрәкәтчән ишегалды, команда уеннарының күп төрләре бар бит. Социаль учреждение хезмәткәрләре менә шундый уеннарны уйнарга тәкъдим иттеләр дә. Һәм бу телефон белән вакыт үткәрү түгел инде. Балалар уеннарда рәхәтләнеп катнашалар һәм шуның белән үзләрен физик яктан ныгыталар, якты хис-кичерешләр алалар, командада эшләргә өйрәнәләр. Җәйге каникуллар вакытында балаларга актив ял ит бик кирәк, ул шатлык һәм сәламәтлек китерә.
Фото «Нежность» КЦСОН архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев