Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай 3нче мәктәбендә түбән сыйныф укучылары өчен куркынычсызлык дәресе узды

1-2нче сыйныфлар укучылары юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштылар һәм куркынычсыз хәрәкәт итү өчен файдалы бүләкләр алдылар.

Укучылар Нурлат шәһәре «ДБУ БДД» территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова һәм муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы белгече Татьяна Александровна Мартынова белән очраштылар.

Белгечләр балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләренең әһәмияте һәм юлларда иминлекне саклауның мөһимлеге турында тәфсилләп сөйләделәр.

erid: 2Vtzqw6pLty

Очрашу соңында балалар бүләккә яктылыкны кире кайтара торган элементлар, яшь җәяүлеләр өчен белешмәлекләр һәм юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен махсус дәфтәрләр алдылар.

Фото Аксубай 3нче мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев