Аксубай 3нче мәктәбе укытучысының өч тәрбияләнүчесе геология буенча Республика олимпиадасында бүләкләргә лаек булды
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай 3нче мәктәбе укытучысының өч тәрбияләнүчесе геология буенча Республика олимпиадасында бүләкләргә лаек булды

Педагог Екатерина Пензенцеваның укучылары Ангелина Николаева (11 ”Б” сыйныф), Игорь Тимкин (9 “Б”) һәм Эльвина Вафина (8 “А”) Төбәк бәйгесеннән призерлар булып кайттылар.

Геология буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы Казанда узды.

– Педагогның үз һөнәренә тугрылыгы, югары һөнәри осталыгы һәм призерларны әзерләүгә зур өлеш кертүе үз җимешләрен бирде, – дип сөйли мәктәп директоры Вәлиева Җәмилә Камил кызы. – Бу – укытучы компетенциясендә беренче нәтиҗә генә түгел. Бер айда уздамы әле, Екатерина Ивановна тәрбияләнүчесе Игорь Тимкин белән география буенча олимпиадада шундый ук бүләкләр алдылар.


Нет комментариев